Дошкольник            
                   
Получить сертификат публикации

Педагогам

Поиск

Дошкольник.ру

Дошкольник.ру - сайт воспитателя, логопеда, дефектолога, музыкального руководителя, методиста, инструктора по физической культуре, родителя. Предлагаем педагогам помощь в аттестации.
дошкольник.рф - журнал воспитателя.

Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Яндекс.Метрика

Размещаем статьи

Публикация статей бесплатно для педагогов с выдачей сертификата

Условия выдачи Сертификата

Фейсбук

Подписаться на facebook.com
"Хуш киләсең, Кыш бабай!"
Педагогика
Автор: Венера Файзельахматовна Салахова   
29.04.2014 22:28

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының  Гөлек авылы ,,Күбәләк” балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Темасына кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль эшкәртмәсе
Тәрбияче: Салахова Венера Файзельахмат кызы. 2012 ел
Хуш киләсең Кыш бабай
Максат
1)     Балаларны ел вакытлары белән таныштыруны дәвам итү.  
2)    Кыш бабай, Кар кызы , Яңа ел бөйрәме белән таныштыру.
3)    Балаларда сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен  үстерү.
4)    Игътибарлылык, хәтер сәләтен тәрбияләү.


Музыка астында кулга кул тотынышып балалар залга керәләр.
Алып баручы котлау сүзе әйтә.
А.б.  Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Сезнен барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән чын күңелемнән котлыйм. Сезгә зур уңышлар , ак бәхетләр, сөенечләр генә телим.
Ә хәзер сүзебезне бакча мәдиренә бирәбез.

Бүгенге бәйрәмне башлыйбыз.(Бөтен җир яшел төстә)

Кар кызы килеп чыга: Их, мин адаштым шул. Кая гына барыйм хәзер? Мине бабам да эзли торгандыр , балалар да көтәләрдер инде мине. ( Иелеп елый башлый. Каршысына ике бала чыга.:
-    Ник елыйсың, кар кызы!
Кар кызы: Ничек еламаска, мин адаштым. Бабамны тыңламыйча чыгып киткән идем, хәзер адаштым. Миңа бабам янына кайтырга кирәк иде. Миңа шундый эссе.Нинди җир бу? Мин бу төсне күргәнем дә юк.(елый башлый).
Балалар: Елама, Кар кызы. Без синең күңелеңне күтәрербез. Син  Африкага килеп чыккансың бит. Бу яшел төс! Хәзер без  сиңа бию биибез һәм озатып җибәрербез.
(Балалар бию бииләр: “Чунга-чанга”.)
Кар кызы: Бигрәк матур биисез. Рәхмәт сезгә.
Балалар: Кар кызы, син менә шушы юлдан гына бар, сиңа безнең  дусларыбыз очрар. Аларга Африкадан сәлам әйт. (Балалар озатып җибәрәләр).
(Кар кызы юлын дәвам итә. Ул тагын елый. Аңа Буратино очрый.)
Буратино: Ник елыйсың, кар кызы!
Кар кызы: Ничек еламаска, мин адаштым. Бабамны тыңламыйча чыгып киткән идем, хәзер адаштым. Миңа бабам янына кайтырга кирәк иде.
Балалар: Эх син, Кар кызы. Ничек инде зурларны тыңламыйча чыгып китәргә була? Син бит әкиятләр илендә. Мин Буратино. Мин дә әти Карлоны тыңламыйча чыгып киткән идем, әллә нинди маҗараларга очрадым. Тыңларга кирәк зурларны. Хәзер мин сиңа биеп күрсәтәм, син елама гына яме. (Бии: “Буратино”)
Кар кызы: Бигрәк матур биисең. Рәхмәт сиңа.
Буратино: Мин сиңа юл күрсәтәм, Кар кызы. Син әнә шушы юлдан гына бар. Сиңа минем дусларым очрар. Балаларга миннән сәлам әйт.
(Кар кызы китә. Бара. Тагын елый башлый.Аның каршына Кечкенә сары чебиләр очрый. )
Чебиләр: Ник елыйсың, кар кызы!
Кар кызы: Ничек еламаска, мин адаштым. Бабамны тыңламыйча чыгып киткән идем, хәзер адаштым. Миңа бабам янына кайтырга кирәк иде. Миңа шундый эссе.Нинди җир бу?(елый башлый).
Чебиләр : Эх син, Кар кызы. Ничек инде зурларны тыңламыйча чыгып китәргә була? Тыңларга кирәк зурларны. Хәзер без сиңа биеп күрсәтәбез, син елама гына яме. (Бию: “Нәни чебиләр”).
Кар кызы: Бигрәк матур биисез. Рәхмәт сезгә.
Чебиләр: Без сиңа юл күрсәтәбез, Кар кызы. Син әнә шушы юлдан гына бар. Сиңа инде күп калмаган. Барып җитәсең. Балаларга бездән сәлам әйт.
(Кар кызы бара-бара балалар бакчасына килеп керә)
(Ак җәймә җәелә)
Кар кызы: Исәнмесез, балалар. Сез мине таныйсызмы? Мин Кар кызы. Мин адашып, бик ерак илләрдә булып кайттым. Арыдым.Яшел төсне дә күрдем.Анда бик эссе. Ярый әле сезнең кебек акыллы балалар бар. Миңа алар ярдәм иттеләр. Югыйсә, Яңа елны мин күрмичә дә кала идем. Сезгә зур сәлам әйттеләр.(Як-ягына карана) . Балалар, ә кыш бабай кая соң? Ул килеп җитмәдемени әле? Берәрегез кыш бабайны чакыра торган шигырь  белмиме соң?
1 бала: Мин беләм.  Сөйләп күрсәтимме?
Суык бабай кил безгә
Яңа ел бәйрәменә
Чыршы әйләнәсендә
Җыр җырлап әйләнергә!
Кар кызы: Кыш бабай ишетмәде ахры, һаман килми.Әйдәгез бергәләп чакырыйк  Кыш бабайны.
Барысы бергә: Кыш бабай, а-а-у-у-у! Син кайда? А-уууу!
Ишектән Кыш бабай күренә.(Кулында капчыгы юк).
Кыш бабай: А-а-у-у! Мин монда. Сезнең бакчагызны бик озак эзләдем, алай да чакырып тавыш бирдегез, шуны ишетеп килдем. Исәнмесез, балалар, Исәнмесез, кунаклар! Сезне Яңа ел белән котлыйм!Акыллы, дәү булып үсүегезне телим. Ә-ә минем яраткан оныгым да монда икән! Ничек матур итеп киенгәнсез, урманымдагы иң матур чыршы да кунакка килгән үзегезгә. Тик балалар минем капчыгымны усал бүре белән карга урлап киткән. Һәм миңа хат язып калдырган. Кем дз кем минем сорауларыма дөрес җавап бирсәгез генә, капчыкны үзегезнеке итә аласыз. Сез сорауга җавап бирергә әзерме?
Балалар:Әйе!
Кыш бабай:Башлыйк, җавапларны табыйк тизрәк. Әле безнең башка авылларга да барасы бар. Балалар көтәләрдер.
1.    Минем яраткан төсем?
2.    Мин нинди айларны яратмыйм?
3.    Минем оныгым кем?
4.    Тәрәзәгә рәсемнәрне кем төшерә?
5.    Минем капчыкта ниләр бар?
6.    Минем яраткан ел фасылым?
7.    Кар, буран кайчан була?
8.    Кайчан чанада, чаңгыда шуалар?
Булдырдыгыз балалар, барысына да дөрес җавап бирдегез. Хәзер минем капчыкны китерерләр бүре белән явыз карга. Их, мин аларны. Күрим генә әле.
3 бала: Әй Кыш бабай, Кыш бабай,
Хуш киләсең уз бире!
Шатланышып җыр белән
Каршылыйбыз без сине
Балалар Кыш бабай турында җырлар җырлыйлар, төрле уеннар уйныйлар, шигырьләрен сөйлиләр. Кыш бабай аларны мактый.
Алып баручы:      Кыш бабай , әйдә син дә оныгын белән безгә биеп күрсәт инде.
(Бииләр).
Алып баручы: Балалар, нишләптер безнең чыршыбызның утлары янмый. Әйдәгез әле, барыбыз бергә бик каты итеп кул чабыйк. Бәлки ул безгә үзенең серле утларын кабызыр. Әйдәгез, балалар, бергәләп кул чабыйк әле, утларын кабызыйк әле.
Уен: Балалар кул чаба-чыршы уты яна.
3 бала: Әйдә чыршы түрдән уз,
Туңгансыңдыр, тиз җылын
Җырла безгә быелгы
Яңа ел җырын.
Балалар чыршы тирәли җырлап әйләнәләр. Чыршы турында җыр җырлап чыршы тирәли әйләнәләр.
4 бала: Тышта буран бөтен җиргә
Карлар тутыра
Безнең бүлмәдә ямь-яшел
Чыршы утыра
5 бала: Күрегез чыршы апаны
Матурланган, киенгән,
Безгә калын урманнан
Ул кунак булып килгән.
Балалар янә чыршы тирәли җырлыйлар. Аннан урындыкларга утыралар.
Кар кызы :
Кар бөртекләрем, дусларым, очыгыз
Кар бөртекләре, дусларым, биегез
“Кар бөртекләре” биюе башкарыла.
Балалар чыршы тирәли ярымтүгәрәккә басалар.Җыр башкарыла:”Чыршы янында”.

1 бала: Салкын саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.

2 бала: Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.

Алып баручы: Балалар, безнең бакчага әле җәнлекләр дә котларга килгән.
Җәнлекләр: Без дә бәйрәмгә сезне котларга килдек. Ишек төбендә Кыш бабайның капчыгын күрдек тә алып керергә булдык.
Кыш бабай: Күрегез әле сез бу карга белән бүрене. Гафу да үтенмәделәр.
Ә сезгә рәхмәт, җәнлекләрем минем. Хәзер нинди бүләк алып килдегез инде?
Җәнлекләр: Без бию алып килдек.
“Жәнлекләр” биюе башкарыла.
Кыш бабай: Мин Кыш бабай, Суык бабай,
Балаларны яратам
Яңа ел белән котлап
Бүләкләр дә таратам
Кыш бабай балаларга бүләкләрен өләшә.
Кыш бабай саубуллашу сүзләрен әйтә, балалар белән татар халык биюе башкара һәм китә.
Шушының белән бәйрәм дә тәмам. Рәхмәт.

 

Журнал

ЖУРНАЛ Дошкольник.РФ

Бесплатная подписка

Как попасть в журнал

Как попасть на обложку журнала

Приглашаем педагогов к размещению материала. Статьи можно присылать по адресу: doshkolnik@list.ru

Ближайший номер 8 (117) выйдет 1 августа 2019

"Дошкольник.РФ"

Скачать Номер 7 (116) за 2019 год
Скачать Номер 6 (115) за 2019 год
Скачать Номер 5 (114) за 2019 год
Скачать Номер 4 (113) за 2019 год
Скачать Номер 3 (112) за 2019 год
Скачать Номер 2 (111) за 2019 год
Скачать Номер 1 (110) за 2019 год
Скачать Номер 12 (109) за 2018 год
Скачать Номер 11 (108) за 2018 год
Скачать Номер 10 (107) за 2018 год
Скачать Номер 9 (106) за 2018 год
Скачать Номер 5 (29) за 2012 год
Скачать Номер 4 (28) за 2012 год
Скачать Номер 3 (27) за 2012 год